Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районының Чумачка авылында яшәүче Мөхәммәтҗановлар 53 ел бергә

Ул хәтта Мәскәүдә, Бөтенсоюз халык казанышлары күргәзмәсендә дә булган. Хезмәт алдынгысын берничә мәртәбә ял йортына, санаторийга путевка белән дә бүләкләгәннәр. 44 ел буе трактор йөрткән механизатор мондый хөрмәткә бик лаек. -Элек, "Беларусь" тракторында Нурлатка, Башкортстанга кадәр бардык, чөгендер түбе ташыдык, салам әзерләдек, - ди Чумачкада яшәүче ветеран Зәкиҗан абый Мөхәммәтҗанов....

Ул хәтта Мәскәүдә, Бөтенсоюз халык казанышлары күргәзмәсендә дә булган. Хезмәт алдынгысын берничә мәртәбә ял йортына, санаторийга путевка белән дә бүләкләгәннәр. 44 ел буе трактор йөрткән механизатор мондый хөрмәткә бик лаек.


-Элек, "Беларусь" тракторында Нурлатка, Башкортстанга кадәр бардык, чөгендер түбе ташыдык, салам әзерләдек, - ди Чумачкада яшәүче ветеран Зәкиҗан абый Мөхәммәтҗанов. -Хөрмәтен дә күрдек. Бүгенге тормышыбыз, Аллага шөкер, зарланырлык түгел. Ашаргам пешкән, өстем-башым чиста. Карчыгыма рәхмәт инде, исән генә булсын.

Разыя апаны ул Әмирдән алып кайткан. Танышуларының сәбәпчесе - Разыя апаның бертуганы Җәүдәт абый. Лашманда тракторчылар курсларында алар бергә укыганда, Зәкиҗан абый Әмирдә еш туктала. Яшьләр шулай бер-берсен табалар. Шөкер, инде 53 ел тату гомер кичерәләр.

-Картым уңган кеше булды, ач-ялангач итмәде, - ди үзе дә эшкә һәм сүзгә батыр Разыя Зиннәт кызы. -Чумачкада колхозда техника белән күпчелек эшне аларга куштылар. Әле бит кырдан яки юлдан кайтып кына керәләр, тагын трактор кабызалар: кемгә утынга, печәнгә барасы, ашыгыч башка йөк кайтарасы. Иренеп тормадылар, карышмадылар, шуңадырмы, мәҗлесләрдә гел табын башында урын бирделәр.

Чумачка халкы Разыя апага бик ошый икән. Мондагыдай балта эше осталары, тәҗрибәле умартачылар тагын кайда бар?!

Зәкиҗан абый белән Разыя апа ике сүзнең берсендә диярлек улларын-кызларын, килен-кияүләрен мактыйлар. Алар әти-әниләренә гел булышып, хәлләрен белеп торалар икән. Начар гадәтләре юк, тәртиплеләр.

Мөхәммәтҗановлар авыл "докторы" Рәсимә Беляевага да бик рәхмәтле, авыл бу яктан уңды, диләр. Күршеләреннән дә яхшылык, изгелек күреп кенә яшиләр. Әле көчләре барында, умарта тоталар, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Элек әллә ничә сыер, бозаулар да асраганнар. Бу яктан, гомумән, Чумачка халкы нык уңган. Урманы да якын бит аның, иренмәсәң, беркайчан да ризыксыз калмыйсың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы Чумачка авылында Мөхәммәтҗановлар 53 ел бергә