Бүген дәва узучы Яңа Элмәле егете Артем Вяткин тизрәк аякка басарга, хирург булырга хыяллана
Яңа Элмәле авылында яшәүче 16 яшьлек Артем Вяткин хирург булырга хыяллана. Үзе әйтүенчә, мондый теләге күптән түгел генә барлыкка килгән.
Артемны аңлап була. Ул әлеге һөнәр ияләренә зур ихтирам белән карый башлаган, чөнки, кызганычка каршы, соңгы ике елда аңа күбрәк врачлар белән аралашырга туры килә. Якташыбыз инде берничә катлаулы операция...