16 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
«Мин үземнең кайгы-хәсрәт алып килүче хатын икәнемне аңладым…» [гыйбрәт өчен]
Мин Зөфәргә яратып чыктым. Утыз ел элек булды бу хәл. Ул вакытта матур хыяллар, изге теләкләр белән кавыштык. Әмма бала тугач, арадагы мөнәсәбәтләр әллә нишләде. Зөфәр салгалый башлады. Өйдә әле ыжгырып торган каенана да бар. Бер дә үзебез теләгәнчә яшәп булмады. //Ватаным Татарстан// Кайчак эштән иртәрәк кайтып, ятып та торасым...
-
Ивашкинода бәби чәйләре үтә
Алар - шул ук вакытта беренчеләр дә, Ивашкино авылында быел туган тәүге сабыйлар. Елизавета - Евдокия һәм Алексей Долговларның тансык кызлары, өченче бала, ике абыйсына сеңел. Ул 6 гынвар көнне дөньяга килгән. Ә менә Мария һәм Виталий Владимировларның сабыйлары православ христианнарның зур бәйрәме - Рождество көнне, 7 гыйнварда аваз салган....
-
Яңа Элмәле мәктәбе ашханәсендә кафедагы сыман
Быел Яңа Элмәле урта мәктәбенең мәктәп яны участогында дүрт тонна бәрәңге, 800-900 килограмм кызыл чөгендер, кәбестә, кишер, суган үстергәннәр, помидор, алма уңышы да яхшы булган. -Мәктәп яны тәҗрибә участогыннан тыш, арендага алынган җирләр дә бар, авылда чәчелми торган бакчаларда бәрәңге утыртабыз, -ди мәктәп яны участогы җитәкчесе, биология укытучысы Григорий Михляев.-...
-
БОСТОН КРЕМЛЫ ТОРТ (РЕЦЕПТ)
Әлеге кремле торт бик йомшак, җиңел, баллы. Тортның исеме - Бостон кремлы торт, чөнки ул Массачусетс штатының рәсми десерты булып тора. Аны француз шеф-повары М.Sanzian уйлап тапкан. Кирәкле ингредиентлар: 125 г он, 4 йомырка, 150 г шикәр комы, 1 бал кашыгы көпшәкләндергеч, 1 бал кашыгы лимон согы, 3 аш кашыгы...
-
Бүген дәва узучы Яңа Элмәле егете Артем Вяткин тизрәк аякка басарга, хирург булырга хыяллана
Яңа Элмәле авылында яшәүче 16 яшьлек Артем Вяткин хирург булырга хыяллана. Үзе әйтүенчә, мондый теләге күптән түгел генә барлыкка килгән. Артемны аңлап була. Ул әлеге һөнәр ияләренә зур ихтирам белән карый башлаган, чөнки, кызганычка каршы, соңгы ике елда аңа күбрәк врачлар белән аралашырга туры килә. Якташыбыз инде берничә катлаулы операция...
-
Чирмешәндә чыршыларның утларын алдылар
Үткән елның декабрь ахырыннан бирле балкып торган Чирмешән урамнары, Искечә Яңа ел узгач, 15 гыйнвардан соң ничектер моңсуланып калган төсле булды. Оешмалар каршында бизәлгән чыршылар купшы киемнәрен салдылар. Көннәр җылыткач, эрегән кар сыннарын да "сүттеләр". Искечә Яңа елны каршылаган кичтә Кыш үзенең көчен күрсәтте, һава температурасы 30 градуска кадәр төште....
-
2018 елда Татарстанда 34 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе ремонтланачак
Социаль хезмәт күрсәтүче стационар оешмаларны капиталь ремонтлау программасына 2018 елда 121,3 миллион сум бүленде. (Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). 2018 елда Татарстанда социаль хезмәт күрсәтүче 34 учреждениенең бинасы ремонтланачак. Бу максатларга 121,3 миллион сум акча бүленгән. Республикада социаль хезмәт күрсәтүче стационар оешмаларга капиталь ремонт үткәрү программасы 2015 елда башланган...
-
Чирмешәнле Әлфинә Мөхәммәтҗановалар аренда торагында рәхәтләнеп яшиләр
Аренда торагы программасы буенча квартира алганыбызга озакламый бер ел була. Титов урамындагы йортка без 2017 елның 22 февралендә күчтек. Бу хәлгә бер-ике ай үзем дә ышана алмадым. 40 квадрат метрлы, бер бүлмәле фатирда кызым белән яшибез. Квартирабыз җылы, якты, матур, кайнар һәм салкын су гел килеп тора. Фатирга бөтен җиһазлар...
-
Салават Фәтхетдинов Әлфия Авзалованың тамашачы белмәгән серен ачты
Кичә Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концертында Салават Фәтхетдинов легендар җырчыбызның зур серен ачты - аның чын яшен әйтте. «Әлфия апаның чын яшен мин беләм дә, Зөлфия белә. Бик кызыксынсагыз, әйтербез. Сез белгәне - 85, без белгәне - 89. Киләсе елга аның 90 еллыгын уздырсак -...