Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Бәркәтәдән Имаметдин Әхмәтҗановны Казанга чакырып телевидениедан күрсәткәннәр

Заманында алдынгы тракторчы, мактаулы машина йөртүче булып эшләгән Имаметдин Нуретдин улына 90 яшь тулды.

Бәркәтә авылында яшәүче әлеге юбиляр хөрмәтенә балалары мул табын корганнар.

-И, сеңелем, балачакта бик нужаланып үстек, мондый табыннар төшкә дә кермәде ул вакытларда, - дип башлады сүзен юбиляр. – Әүвәл сарык көтүе көттем, кыш көннәрендә Шушма елгасында бәке ачып, үгез җигеп бочка белән су ташыдым. Аннан соң, 11-12 яшьләр булгандыр, Куйбыш урманнарыннан ат белән утын ташыдык. Күпне күрде инде безнең буын. Әти сугыштан авырып кайтты, аны бик тонык хәтерлим. Кыска гомерле булды. Безне, биш малайны, әни үстереп аякка бастырды.

Имаметдин абый 1959 елда Лашманда тракторчыга укыган, шуннан соң 14 ел колхозда “Беларус” тракторы иярләгән.

-Алдынгы тракторчы идем, колхозда гына түгел, районда да гел мактаулылар рәтендә булдым. Грамоталарым да бихисап. Төгәл елын хәтерләмим, бер елны мотоцикл да бүләк иттеләр, Казанга чакырып телевидениега да төшерделәр үземне, - ди авыл аксакалы.

Соңрак Әлмәттә укып кайтып, лаеклы ялга чыкканчы авылда машина йөртүче булып эшләгән ул.

1962 елда Имаметдин абый авылдашы Җария апа белән гаилә корган. Бер-берсен балачактан ук яхшы белгән, дуслашып йөргән яшьләрнең бер-бер артлы биш балалары – өч кызлары һәм ике уллары дөньяга килгән.

-Мин гомер буе колхозда чөгендер эшләдем. 35 ел каенана белән дә яшәдек. Аллаһыга шөкер, абыегыз тормыш итәр өчен бик яхшы булды, оршышмадык, талашмадык. Эшләдек тә эшләдек. Кирәк вакытта ул кырыс та, йомшак та була белде, - дип мактап куйды тормыш иптәшен Җария апа.

 

-Әтигә без бик рәхмәтле. Ул үзе дә гел эштә булды, безне дә эшкә өйрәтеп үстерде. Бүген дә әни белән бергәләшеп, безне төп йортта җыеп, каршы алып торалар, - диде Бәркәтәдә яшәүче кызлары Фәния Кашапова.

Бүген Имаметдин абый җиде онык һәм сигез оныкчыкның яраткан бабалары. Юбилейга барысы да җыелганнар.

-Бүгенгесе тормыштан бик канәгать. Исәнлек яхшы, күзләр күрә, куллар эшли. Ашарга ризык мулдан, кияргә кием бар, - дип өстәде юбиляр.

Имаметдин Әхмәтҗановны күркәм юбилее белән котларга авылдашы, район башлыгы Рамил Айбатов, район җитәкчесенең урынбасары Надежда Гомәрова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина килделәр, бүләкләрен тапшырдылар, алдагы юбилейларда да шулай сау-сәламәт булып очрашырга насыйп булсын дип теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев