Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Югары Чегодайдан баянчы Биктаһиров 43 ел мәдәният тармагында эшләгән

Ул юлда машина көтеп тормый, Чирмешәнгә барса да, кайту ягына җәяү генә атлый. Югары Чегодай белән ике араны элек 40 минутта да узган.

–Исән кешегә алты километр күп түгел инде, - ди Илдар Биктаһиров. –Дөрес, хәзер, кайсы танып, кайсы болай, еш кына юлаучы машиналар туктап утырта. Туктамыйлар икән, үпкәләмим, әкрен генә җәяү барам, кайтам.

Юл турында сүз башлагач, авыл мәдәният йортында эшләгәндә, ул туган авылына төнлә баян күтәреп тә кайткалаган. Ул бит, баян, җиңел түгел, 20 килограмм чамасы. Әле шуны, Чирмешәндәге берәр чарада тоташ 2-3 сәгать кулда тотып, җырчыларга көй уйныйсы.

43 ел мәдәният тармагында эшләгән Илдар Исмәгыйль улы. Клубта гына түгел, колхозда да өлгерергә туры килгән ул буын хезмәткәрләренә. Чәчүдә дә, уракта да катнашканнар. Көндез кулда – сәнәк, көрәк, ә кич – баян. Көтү көтеп үскән егет бит ул, барын да җиңдергән.

Бер елны аларны урманга җибәрәләр. Тракторда кайтканда, ул авып, уң кулы рычаг астында калган, берни тоймый башлаган. Берничә ай больница юлында үткән. Чөгендер алганда исә сул кулының бер бармагы биртелә, аны кисәләр, тагын бер бармагы эшләмәскә әйләнә. Менә шундый хәлдә дә ул сәхнәдән китми, әллә кайларга барып, баян телләренә баса, бик оста уйнаучы буларак, гел төп составка керә.

Кырым, Самара, Пермь, Чувашия, Марий-Эль... Тагын әллә кайларда татар моңын, татар музыкасын ирештерәләр алар. “Умырзая” татар фольклор ансамбле белән әллә ничә тапкыр дәрәҗәле фестивальләрдә чыгыш ясыйлар, Гран-прига хәтле яулыйлар. Әйтик, Самара өлкәсенең Гали авылында узган “Халкым минем” фестивалендә аларны еш алкышлаганнар. 2010нчы елда Омскига барып та танылган “Умырзая” составында сәләтле баянчы Илдар Биктаһиров та була.

Югары Чегодай мәдәният йортына 1974 елда эшкә килгән ул. Бәйрәмнәрдә баяны кулдан төшмәгән. Шул вакытта укытучылар көненә багышлап концерт оештыралар. Илдар шунда әзерләнгән, аннары репертуарына алынган беренче җырын да башкара:

Себер ягы – тау ягы,

Казан ягы – мал ягы...

Башка сүзләре онытыла төшкән инде. Аны мәшһүр Таһир Якупов еш җырлаган. Шул урында Илдар абыйның күренекле җырчы Искәндәр Биктаһировның бертуган энесе икәнен дә әйтү урынлыдыр.

Җыйнак кына гәүдәле Илдар Исмәгыйль улы, диета сакламаса да, авырлыгын 57-60 килодан арттырмый. Көн дә маллар янында булгач, гел хәрәкәттә, физкультура да кирәкми. Алар гомер-гомергә 40–50 баш сарык асрыйлар. Сыер да тотканнар.

–Ашау ягыннан тыелмыйм, - ди ул. – Камыр ризыкларын да яратам. Инде 35 ел Рәшидә пешергәннәр белән сыйланам.

Баянчы Биктаһировны сәхнә, алкышлар бозмаган, ул спиртлы эчемлекләр белән бөтенләй мавыкмый икән.

-Яшь чакта берничә тапкыр шаярулар булгалады, әмма мин эчкән аракы күләме бер шешәлек кенә җыелгандыр, сыра да кулланмыйм. Тәмәке тартканым юк. Аннан соң, холкым, характерым үзенчәлекле, кызулык бар үземдә, хәмер дә эчсәм колеядан чыгармын кебек, - дип елмаеп куйды Илдар абый. – Башкаларга да шуны киңәш итәм: эчмәгез “шайтан суын”.

Гомерендә дә машина, мотоцикл йөртмәгән ул, дөрес, велосипеды булган.

–Аның бит акчасы да юк иде, - ди якташыбыз. – Без, мәдәният хезмәткәрләре, бик аз хезмәт хакы алып эшләдек, читтән кермәде. Хәзер дә бернинди ташлама юк, пенсиям күп түгел. Дәрәҗәле исемнәр бирмәделәр, сорап та йөрмәдем. Соңгы елларда баянда уйнаганым юк, чөнки булганын берәү эшләмәслек ясады. Анысы ярар инде, 70 еллык йортыбыз нык тузды, һаман шул акча кысынкылыгы, яңаны төзеп булмады. Дәүләт программасына кереп, йорт салырга теләгән идек, аңа документлар да җыйдык, күпмедер чыгым тоттык, тик быел бу мөмкинлеккә дә өметне өзделәр. Кайда да булса эшкә урнаш, диделәр. Белмим, 70 яшь тулганда без кайда кирәк?! Бер улыбыз, бер кызыбыз үзләре нык тырышып югары белем алдылар, аларны артык иркәләп, җитеш, иркен тормышта үстердек дия алмыйм.

Киләсе елда 70 яшен тутырачак Илдар Биктаһиров бәлки, Ходай язса, кулларына кабат баян алып, тамашачы каршына чыгар әле. Ул бит зур сәхнәләр тоткан, Гран-при отышкан, районда билгеле музыкант.    

 

Кадыйр Гомәров фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев