Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әккәрәйдән 90 яшьлек Александра әби - балалары өчен әле дә “командир”

Әккәрәй авылында Александра Кузнецова йортыннан бер дә кеше өзелми. Әбинең 90 яшьлек юбилеена, бераз арттырыбрак әйтсәң, килмәгән авылдаш калмады бугай.

Зур бер артист бенефисы диярсең, Александра Степановнаның туган көнендә Әккәрәй авыл мәдәният йорты үзешчәннәре тәбрикләү җырларын бер туктатмадылар. Бик күңелле бәйрәм ясадылар юбилярга. Балалары, туганнары да мул табынга берни кызганмаганнар.

-Әниебезне бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Ул безнең өчен бар эштә әле дә “командир”. Элек тә, хәзер дә авыл халкы белән дус яши, ишеге һәркем өчен ачык, - ди юбилярның Ульяновкада яшәүче кызы Маргарита Рыбкина.

Александра Родионовна (кыз фамилиясе) 1934 елда туган. Гаиләдә өч кыз бала үскәннәр. Әтиләре Степан Маркелович Бөек Ватан сугышы кырларында башын салган.

- Мәктәптә дүрт класс белем алдым. Авыр еллар, укырга дәфтәр генә дә юк. Кечкенә сеңелләремне карарга кирәк иде, бүтән укый алмадым. 4 нче сыйныфтан соң колхозда эшли башладым, - дип сөйли хәзер Александра Степановна.

Алар, мәрхүм ире Евлогий агай белән, дүрт кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Александра эшләгән дә эшләгән: авыл медпунктын да җыештырган, пенсиягә чыккач та колхозда хезмәтен куйган.

Соңгы елларда әбиләренең янына ике улы белән оныгы Мария күченеп килгән, Александра әби ялгыз түгел, иптәш бар аңа хәзер.

Александра Степановнаны юбилее белән котлап, район башлыгы Рамил Айбатов та бүләген җибәргән. Гомумән, бу көнне күпләр якташыбызны чәчәкләргә күмделәр, бүләкләр белән сөендерделәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев