81 яшьлек ветеран тротуар янәшәсендә суган, чөгендер үстерә
Безнең якташлар

81 яшьлек ветеран тротуар янәшәсендә суган, чөгендер үстерә

81 яшьлек Галия апа Шәмисева  күпквартиралы йортның үз квартирасы каршында суган һәм аш чөгендере үстергән.

Уч төбе кадәр урында, тротуар янәшәсендә  кыш чыгарга җитәрлек суган җыеп алган, чөгендерләре дә өлгереп килә.

-Бер авырлыгы  юк, яшелчәләремне Аллаһы Тәгалә үстерешә, - ди ветеран. -Әле зур бакчам да бар. Чирмешән үзәгендә торам, йорт янындагы яшелчәгә тиюче, зыян итүче юк, бу яктан тәртипле бездә халык. Без яшьли эшләп үскән буын, ниндидер шөгыльсез, буш тора алмыйбыз.

Район үзәгендәге күпквартиралы кайбер йортлар каршында чүп үләне үсә. Аларда яшәүчеләргә Галия апаны үрнәккә куясы килә.

Автор фотосы

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев