Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яшьләр пычрата, олылар җыештыра

«Тансык» чишмәсе - Әмир авылында иң изге урыннарның берсе. Электән үк әби-бабайлар чишмә буена барып намазлар укыганнар, дога кылганнар, коры елларны яңгыр теләгәннәр. Элек монда һәрвакыт чисталык, тәртип булган. Өлкәннәр чишмә тирәсен җыештырып, чүп үләннәрен чапканнар. Авылны ераклардан сагынып кайтучылар да иң әүвәл шунда юл тоталар, кунакларны да чишмә буена...

«Тансык» чишмәсе - Әмир авылында иң изге урыннарның берсе. Электән үк әби-бабайлар чишмә буена барып намазлар укыганнар, дога кылганнар, коры елларны яңгыр теләгәннәр.

Элек монда һәрвакыт чисталык, тәртип булган. Өлкәннәр чишмә тирәсен җыештырып, чүп үләннәрен чапканнар.
Авылны ераклардан сагынып кайтучылар да иң әүвәл шунда юл тоталар, кунакларны да чишмә буена алып киләләр.

«Бу чишмәне Тансык исемле әби тапкан дип сөйлиләр, - ди Әмир авылында гомер итүче 80 яшьлек Ибраһим абый Ибәтов. - Шуңа да без, өлкәннәр, аны Тансык әби чишмәсе дип тә йөрибез. Элек аның коесында агач бура иде, улагыннан челтерәп, саф, тәмле салкын су агып торды. Авыл халкы «чәй куярга суы тәмле», дип, махсус монда суга киләләр, узып баручылар да биредә туктап, агачлар ышыгында ял итәләр иде».

Берничә ел элек нефтьчеләр «Тансык» чишмәсенә дә ремонт үткәрделәр. Чишмәгә гөмбәз, ял итү урыны, кое янына керү-чыгу юлы ясадылар, коесына тимер боҗралар тешерделәр, яңа улак куйдылар, хәтта шашлык пешерү өчен мич, атынгыч та урнаштырдылар.

Бүген дә биредә яшьләр ял итәргә яраталар. Һәр шимбә, якшәмбе, бәйрәм саен чишмә буе шау-гөр килә. Алардан соң... авыл картлары килеп, яшьләр артыннан сыра, аракы шешәләре җыялар.

«Яшьләргә дә, билгеле, ял итәргә урын кирәк. Анысына сүз дә юк, тик үз артларыннан җыештырып кына калдырсыннар иде», - ди хезмәт ветераны Ибраһим абый.

Гөлсирә Шәрифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Тансык» чишмәсе