Яшьләр пычрата, олылар җыештыра
«Тансык» чишмәсе - Әмир авылында иң изге урыннарның берсе. Электән үк әби-бабайлар чишмә буена барып намазлар укыганнар, дога кылганнар, коры елларны яңгыр теләгәннәр.
Элек монда һәрвакыт чисталык, тәртип булган. Өлкәннәр чишмә тирәсен җыештырып, чүп үләннәрен чапканнар.
Авылны ераклардан сагынып кайтучылар да иң әүвәл шунда юл тоталар, кунакларны да чишмә буена...