Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яшь гаиләләргә торак кирәк

Муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин тагын 18 анага тантаналы шартларда ана капиталына сертификат тапшырды. Район җитәкчесе икенче яки өченче балаларын тудырган әниләрне котлады, гаиләләренә иминлек һәм дәүләт сертификатын дөрес файдалануларын теләде. Бу чарада "Автоградбанк"ның Әлмәт филиалы җитәкчесе Ландыш Мирвәлиева - Кавеева да катнашты. Ул да ана капиталына сертификат алган гаиләләргә...

Муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин тагын 18 анага тантаналы шартларда ана капиталына сертификат тапшырды.



Район җитәкчесе икенче яки өченче балаларын тудырган әниләрне котлады, гаиләләренә иминлек һәм дәүләт сертификатын дөрес файдалануларын теләде.
Бу чарада "Автоградбанк"ның Әлмәт филиалы җитәкчесе Ландыш Мирвәлиева - Кавеева да катнашты. Ул да ана капиталына сертификат алган гаиләләргә җылы сүзләрен җиткерде, сертификатны торак шартларын яхшыртуга тотарга теләүчеләргә киңәшләрен бирде, тәкъдимнәрен җиткерде, бәләкәйләргә бүләкләр дә тапшырды.
Әлеге документны алган әниләр арасында өченчегә бәби алып кайтучылар да бар. Әйтик, Чирмешәннән Ләйсән Мәссарова кызы һәм улына иптәшкә энекәш алып кайткан. Ә Лилия Селезневаларның икенчеләре - кыз. "Өйдә яшь бала булгач, үзебез дә яшәреп киттек кебек", -диләр әниләр.



Ел башыннан бирле районыбызда 101 гаиләгә шундый ярдәм - ана капиталына сертификат тапшырылган. Ә 2007 елдан, ике яки аннан соңгы бала тапкан өчен ана капиталына сертификат бирелә башлаганнан бирле, барлыгы 631
райондашыбыз шундый ярдәм алган. Яшь гаиләләрнең күбесе әлеге акчаларны торак шартларын яхшыртуга тота. 2009 елдан башлап 387 гаилә 124 миллион 676 мең сумлык ана капиталын кулланган, шуның 47 миллион 445 мең сумы гаиләләр счетына 2011 елда күчерелгән.

Кадрия Гамирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан сертификат