Ярминкәдәге куаклар чирмешәнлеләр бакчаларына күчте
Сентябрь ахыры агач, куаклар утырту өчен иң кулай чор. Шунлыктан соңгы ярминкәдә үсентеләр тәкъдим итүчеләр дә, сатып алучылар да күп булды.
Түбән Кармалка авылыннан алып киленгән, әле бүген дә куагында, бармак башы кадәрле җиләкләре пешеп торучы кура җиләге үсентеләрен чират торып алдылар дияргә мөмкин. Шунда ук яңа җыйган кура җиләге...