Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яңа Элмәледә Порфирий Афанасьев йорт-музее була

Яңа Элмәле авылында чуваш халык шагыйре, якташыбыз Порфирий Афанасьевның туган нигезендә йорт-музей була.

-Биредә күләмле эшләрне бер миллион 200 мең сумлык грант акчасына ясадык, әле башкарасы эшләр байтак, - диде Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Вячеслав Мельников. – Россиянең музей комплексларын торгызу һәм төзү программасына кереп булса, төзелешне шул акчаларга тәмамларга планлыйбыз.

Шагыйрьнең төп нигезендәге өйнең нигезен ныгытып, түбәсен профнастил белән япканнар, сайдинг белән тышлаганнар, пластик тәрәзәләр дә урнаштырылган. Электр үткәргечләр сузылган, бина электр ярдәмендә җылытыла. Ике бүлмәле йортның берсен шагыйрь яшәгән вакыттагы кебек калдырырга тырышканнар, бура стена һәм агач идәннәр сакланган әле.

-Порфирий Васильевич музейда элеккеге мич булуын да тели. Аның макетын булса да ясарга план бар, - диде Вячеслав Порфирьевич. – Биредә инде иллеләп экспонат урын алды. Бу юнәлештә эш дәвам итә, шагыйрь үзе дә шәхси әйберләрен алып кайтырга ышандыра. Ул ясатып җибәргән бюстны кая урнаштырасын әле төгәл килешмәдек.

Йорт-музейның территориясен, элеккеге кебек, агач койма белән тотып алырга, анда беседка һәм эскәмияләр куярга да телиләр.

Аннары бу йортны район үзәгендәге туган як тарихы музее карамагына бирергә уйлыйлар.

фото: Вячеслав Мельников

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев