Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яңа Элмәле мәктәбендә, депутат ярдәме белән, шахмат зонасы булдырылды

Шахматны бик яраткан һәм бәйгеләрдә күп җиңүләр яулаган Яңа Элмәле мәктәбе укучыларына әлеге интеллектуаль уен белән шөгыльләнү өчен шартлар тагын да артты. Биредә, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова ярдәме белән, шахмат зонасы булдырылды.

Республиканың гомум белү бирү оешмаларында шахмат зоналары ачу буенча “Бердәм Россия” сәяси партиясенең махсус проекты тормышка ашырыла башлады. Әлеге проект кысаларында укучыларга шәхси һәм интеллектуаль үсеш өчен шартлар тудыру, аларны шахматка җәлеп итү, уйнарга теләүче яшүсмерләр санын арттыру, файдалы ял оештыру планлаштырыла.

Райондагы 26 мәктәпнең бишесендә “Үсеш ноктасы” милли проекты кысаларында шахмат зоналары булдырылды. Менә инде алтынчы – Яңа Элмәле мәктәбе шахматчыларына да шартлар тудырдылар. Ел ахырына кадәр барлык мәктәпләрдә дә шахмат зоналары ачу планлаштырыла.

Людмила Рыбакова мәктәпкә ике комплект өстәл шахматы, аларга махсус сәгать, магнитлы стена шахматы һәм шахмат буенча дөнья чемпионнарының портретларын бүләк итте.

-Әлеге портретлар янына үзегезнең чемпионнарның портретларын да элегез һәм аларга тигезләшергә тырышыгыз, - диде депутат. – Бүләк шахматлар тик тормасын, яңадан-яңа уңышларга, җиңүләргә ирешегез.

Яңа Элмәле мәктәбендә моңа кадәр 10 комплект өстәл шахматы булган. Укучылар тәнәфесләрдә, буш вакытларында мәктәп китапханәсендә һәм залда алар белән уйнаган. Хәзер инде махсус шахмат зонасы бар.

-Бик зур рәхмәт Сезгә, безнең теләгебез чынга ашты, күптән магнитлы стена шахматы хакында хыялландык, - диде шахмат түгәрәге җитәкчесе Вячеслав Редюков.

Мәктәптә инде 1998 елдан бирле “Яшь шахматчы” түгәрәгә эшләп килә. Укучылар мәктәптә генә түгел, район, республика күләмендәге бәйгеләрдә дә зур җиңүләргә ирешкәннәр. Алар арасында беренче, икенче разрядлы шахматчылар, хәтта шахмат буенча спорт мастерына кандидатлар да бар. Мәктәп үзе дә ел саен шахмат турнирлары уздыра. 2007 елдан башлап, авылдашлары Владимир Муськин бу ярышларга иганәчелек итә. Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче авылдашлары, ерак рейсларга йөрүче гади машина йөртүче (дальнобойщик) спортны үстерүгә һәм пропагандалауга менә шулай конкрет өлеш кертә.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев