Чирмешәнлеләргә Яңа ел ялларында туу һәм үлем хәлләрен ничек теркәргә?
Тормыш бит, ялларда, бәйрәмнәрдә дә туучылар, ни кызганыч, үлүчеләр дә була. Бәйрәм ялларында ЗАГС эшләми бугай. Бу очракта кая мөрәҗәгать итәргә? Әлеге уңайдан район ЗАГС бүлеге начальнигы Наталья Карпова түбәндәгечә җавап бирде: "Туу турында таныклыкны бер ай эчендә алырга мөмкин, ә үлем очрагын өч көндә теркәргә кирәк. Яңа ел ялларында...
Тормыш бит, ялларда, бәйрәмнәрдә дә туучылар, ни кызганыч, үлүчеләр дә була. Бәйрәм ялларында ЗАГС эшләми бугай. Бу очракта кая мөрәҗәгать итәргә?
Әлеге уңайдан район ЗАГС бүлеге начальнигы Наталья Карпова түбәндәгечә җавап бирде: "Туу турында таныклыкны бер ай эчендә алырга мөмкин, ә үлем очрагын өч көндә теркәргә кирәк. Яңа ел ялларында без эшләмибез. Туу һәм үлем хәлен теркәргә кирәк булганда, эшкә килеп, документлар тутырабыз. Бу очракта үзегезнең авыл җирлекләре башлыклары аша элемтәгә керергә, яки 8-927-401-33-81 номеры аша үземә шалтыратырга мөмкин."
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев