Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ватык күпер, ауган койма: чирмешәнлеләр “Халык контроле”нә язганнар

Быел “Халык контроле” порталына безнең районнан әлегә зар белдерүчеләр юк. Мондагы соңгы ике хәбәр узган елның ноябрь аенда булган. Аларны Чирмешән һәм Түбән Кармалка авылларыннан язганнар.

Сергей исемле якташыбыз район үзәгендәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт- интернаты янындагы ял паркында, баскычлар янәшәсендә, “койма ауган, ул беркемгә кирәкми” дип язып җибәргән. Әлеге уңайдан чара күрелгән,  Чирмешән авыл җирлеге  башкарма комитеты көче белән койманы бастырганнар.

Түбән Кармалка авылында Совет урамына чыгу юлындагы күпернең  җимерелү хәлендә, аннан йөрүнең куркыныч булуы хакында исә Галина  язган. Аның фикерен авылдашы Виктор да куәтли. Әлеге уңайдан район башкарма комитеты күперне ремонтлау быелгы планга кертелде дип җавап биргән.

Сүз уңаеннан, “Халык контроле”нә алкоголь сату кагыйдәләрне бозучылар хакында да язарга мөмкин.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев