Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Узган елда Чирмешән районында “кызыл әтәч” тугыз мунчага ”бәйләнгән”

Узган елда янгыннар районда 25 объектка зыян салган һәм 166 мең сумлык зыян китергән.

Чирмешәндәге янгын күзәтчелеге хезмәтеннән белешүебезчә, гомумән, 2020 елда районда янгыннар хакында 59 хәбәр кабул ителгән, аларның 13е коры үлән, камыл, салам яндыру белән бәйле.

-Шәхси хуҗалыклардагы ут бәла-казаларының иң күбе  электр җиһазларыннан, аларны монтажлау кагыйдәләрен бозу, кыска ялганыш аркасында  һәм  мичләрне кыздыру, аларны дөрес файдаланмау сәбәпле чыкты, - ди янгын күзәтчелеге хезмәте начальнигы Рафаэль Гыйниятуллов.- Ут белән сак булмау,  тәмәке тартканда ваемсызлык,  автомашиналар узеллары төзексезлеге дә ут чыгуга сәбәп буларак теркәлде.

Районда ут 4 торак йортка, 9 мунчага, 8 абзарга, 1 автотранспортка һәм 3 очракта башка объектларга төрле дәрәҗәдә зыян салган. Чирмешәндә - җиде, Ивашкинода һәм Иске Үтәмештә – өчәр, Яңа Элмәледә, Иске Котышта, Лашманда - икешәр, Бәркәтә, Кармыш, Түбән Кәминкә, Иске Кади авылларында берешәр янгын чыккан.

-1-15 гыйнварда  Татарстандагы янгыннарда ундүрт кеше һәлак булды, биш кеше сәламәтлегенә зыян килде. Ни кызганыч, алар арасында балалар да бар. Шуның өчен  күп балалы  гаиләләргә, ялгыз яшәүче олыларга аеруча игътибарлырак булыйк, - ди Рафаэль Фәрит улы.  

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X