Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Утыз Имәнгә Тукай әсәрләре геройлары килгән

2021 ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Аны Утыз Имән авылында “Тукай эзләре буйлап” исемле әдәби викторина белән ачып җибәрделәр.

Авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре оештырган бу чараның кунаклары Утыз Имән мәктәбе укучылары булды.

-Татар теле, туган телебез Тукайдан башлана, - ди авыл китапханәсе мөдире Әлфия Галиуллина. – Шуңа елның беренче чарасын Габдулла Тукайга багышладык.

Викторинаны Тукайның әкият геройлары – Су анасы, Шүрәле, Дию һәм татар кызы кунакларның язучының тормыш юлын һәм иҗатын ни дәрәҗәдә белүләрен тикшерделәр. Укучылар алып баручылар әзерләгән сорауларга җавап бирделәр, Тукай шигырьләрен дәвами итеп яттан сөйләделәр, өзекләрнең кайсы әсәрдән икәнен әйттеләр.

фото: cheremshan.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев