Урманасты Үтәмештә балалар уен мәйданчыгы ясалган
Безнең районда

Урманасты Үтәмештә балалар уен мәйданчыгы ясалган

Бүген Урманасты Үтәмеш балалары рәхәтләнеп яңа мәйданчыкта уйныйлар.

Элеккеге колхоз идарәсе артында урнашкан мәйданчык элементларын үзсалым акчаларына алганнар һәм тиз арада монтажлап – җыеп куйганнар.

Биредә атынчыклар, таучык, утыргыч, кәмит һәм комлык та бар.

-Бү эшне күптән башкармакчы идек, - диде Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов. – Ниһаять, моңа җай чыкты.

фото: Кадыйр Гомәров 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев