Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Урманасты Үтәмеш авылында элеккеге терлекчеләр аренда йортларына күченгәннәр

Галия апа Хәсәновалар инде бер атнадан күбрәк яңа йортта яшиләр. Гомер көзендә мондый рәхәт тормыш насыйп булыр дип уйламаган да ул.

Шөкер итәрлек, рәхмәт әйтерлек тә, Галия Райман кызы дүрт елдан күбрәк фермада эшләгән, Урманасты Үтәмештә 10 ел чамасы яши. Хәер, шушы авыл кызы ул. Хәзер төп нигезләре урамында аренда йортына күченгәннәр. Ире Илгизәр, улы Фидан да моңа бик сөенгәннәр.

Дәүләт ярдәме белән төзелгән йортта бөтен шартлар бар: җылы, якты, иркен, стеналарына обойга кадәр ябыштырылган, идәннәренә линолеумга хәтле җәелгән.

Бүлмәләрне газ миче җылыта, краннан салкын һәм кайнар су да килә. Ишек һәм тәрәзәләр заманча, җылы тота торган. Әнә биредә песиләре Симен да рәхәтләнеп идәндә ауный.

-Әллә кайларда яшәсәк тә, үзебезнең чын “куышыбыз” булмады. Казахстандагы өч бүлмәле квартирабызны, анда ызгышлар башлангач, бушлай калдырып киттек, Лениногорскида да квартира снимать итеп тордык, - ди шул калада почта хезмәткәре булып эшләгән Галия Хәсәнова. -Җитәкчеләргә, төзүчеләргә бик зур рәхмәт. Күршеләрем яхшы икәнен дә әйтим инде.

Урманасты Үтәмештә, газетада инде хәбәр ителгәнчә, берьюлы биш аренда йорты файдалануга тапшырылды, аларның берсенә Фәһим (аны Наил дип тә йөртәләр, документында шулай) Нуретдинов күченгән.

-Район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга рәхмәт, торак мәсьәләсе буенча аңа мөрәҗәгать иткәч, былтыр ук шушы йортны алырга тәкъдим итте, булышырга ышандырды, сүзендә торды, - ди ул. -Сүз әйтерлек, гаеп эзләрлек түгел, монда газ, су, электр, канализация дә бар. Әбиләр чакырып, аш та уздырдык.

Фәһим Нуретдинов егерме ел – тракторчы, егерме ел ферма мөдире булып эшләгән, бүген ашлык кабул итү предприятиесендә. Моңа кадәр яши торган йортларында сыер да, бозау да асрыйлар.

-Монда күченгәч, иң элек урам якта коймалар бастырдык, - ди яңа йорт хуҗасы. –Киләчәктә абзарлар салырга, зур капка ясарга исәп. Мунча да булыр, әлегә ваннада да юынырга мөмкин, аны да ясап бирделәр.

Билгеле, аренда йортларында тору бушлай түгел, түлисе акча бәясен әле ачыклыйлар, әмма, барыбер, артык кыйммәт булмаячак, дигәннәр.

Әлеге йортларны документлаштыруны да төгәллисе бар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев