Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Туймәттә яшәүче 77 яшьлек умартачы әле шөгылен ташларга җыенмый

Туймәт авылыннан Мәдинә Хәлиуллина быел инде өч тапкыр бал аерткан. 77 яшьлек якташыбызның умарталыгында бүген 11 оя корт бар.

-1987 елда бер баш умарта сатып алып керештек бу эшкә, икенче елны тагын бер оя алдык, аннан соң әкренләп арттырдык инде кортлар санын, - диде Мәдинә Вәлирахман кызы. – Ирем Котдус дөньядан киткәндә, 27 ел элек, умарталар саны 21гә җиткән иде. Бал сатып балаларны укыттым, аякка бастырдым инде. Ялгызың бу кадәр кортны карап бетерү авыррак, шуңа әкренләп аларны киметтем.

Мәдинә апа умартачы кызы, бала вакыттан әтисе белән кортлар карап тәҗрибә туплаган, шуңа умартачылык белән шөгыльләнә башлау кыен булмаган. Бүген аңа бу эштә кызлары ярдәм итә, алар, читтә яшәсәләр дә һәр ялда әниләре янына кайталар.

-Калганын тормыш өйрәтте, ялгышларны төзәтә-төзәтә тәҗрибә тупладык. Яшь тә бара инде, соңгы елларда авырсына башладым, рәхмәт кызларыма, - диде тәҗрибәле умартачы. – Кортларны бергә карыйбыз, балын аертканда да бергә ансатрак. Татлы ризыкны урнаштыручылар да алар, шәһәргә алып китәләр, элек алган клиентларыбыз яз җитү белән заказ биреп куялар, авылда да хуҗалар табылып тора.

Мәдинә апа рәт-рәт тезелгән умарта оялары янында йөреп ял итә, җәй көне бакчада башка мәшәкатьләр дә җитәрлек. Умарта оялары – барысы да Котдус абый ясап калдырган, омшаник та, башка җиһазлар да бар, тик алар да туза, ир-ат кулы бик кирәк чаклар да була.

-Ирем бик булдыклы, оста иде, нужада яшәтмәде. Иркен, нык өй, каралты-кура төзеп калдырды. Бергә икешәр баш сыер асрадык, әллә ничә эре мал симерттек. Хәзер кайбер вак-төяк эшләрне үзем башкарам, кадагын да кагам, кеше яллап та  эшләтергә туры килә, - диде Туймәт умартачысы, уңган бакчачы, аш-су остасы Мәдинә апа. - Хезмәте авыр булса да, кереме бар. Үткән ел уңыш бик яхшы булды. Бик күпкә өметләнмәсәк тә, Аллаһыга шөкер, быел да бал күп.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев