Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Тәмле һәм файдалы

Тук баланың укырга теләге, көче, энергиясе дә күп була. Мәктәп укучыларының туклануын дәүләт тә кайгырта, быел шул максатларга һәр балага көнгә 5 сум 20 тиен акча бүлеп бирелә. Билгеле, бу аз. Моңа ата-аналардан җыелган акчаны һәм мәктәп яны тәҗрибә участогында үстерелгән яшелчәләрне дә кушсаң гына менюны төрләндерергә, баетырга мөмкин. Бәркәтә...

Тук баланың укырга теләге, көче, энергиясе дә күп була. Мәктәп укучыларының туклануын дәүләт тә кайгырта, быел шул максатларга һәр балага көнгә 5 сум 20 тиен акча бүлеп бирелә. Билгеле, бу аз. Моңа ата-аналардан җыелган акчаны һәм мәктәп яны тәҗрибә участогында үстерелгән яшелчәләрне дә кушсаң гына менюны төрләндерергә, баетырга мөмкин.


Бәркәтә урта мәктәбе ашханәсендә без барган көнне итле токмач ашы пешергәннәр иде. Балалар аны бик яратып ашадылар.

- Апаларыбыз бик тәмле пешерәләр. Аеруча боткаларны яратып ашыйбыз, - ди 8 класс укучысы Динә Гыйнванова.

Мәктәп бакчасында бәрәңге, кишер, чөгендер дә уңган. Ата-аналардан җыелган акчага ит, ярмалар, макарон эшләнмәләре сатып алалар. Ашханәдә азык-төлекне саклау өчен бөтен шартлар бар. Ит туңдыргычта, башка продуктлар суыткычларда саклана.

- Уку елы башлану белән ашханәне эшләтеп җибәрдек. Үзара килешеп ата-аналардан һәр балага аена 150шәр сум акча җыела, уку елы дәвамында 2шәр чиләк бәрәңге дә китерәләр, шуларның барысын да кушып исәпләгәндә һәр балага көнгә уртача 14 сумлык аш әзерләнә, - ди мәктәп директоры Рәшит Гыйнванов.

Тәҗрибәле пешекчеләр Рәмзия Бикбова һәм Гөлүсә Таһировалар һәр көнне 100 укучыга аш әзерлиләр. Ике дәрестән соң 1 -5 класс укучылары, өч дәрестән соң 6 - 11 класс укучылары туклана.

Ә соңрак озайтылган көн төркеменә йөрүче балаларга тагын бер кат чәй эчертәләр.

Укучылар аш пешерүче апаларына бик рәхмәтле. Ашларын яратып ашагач, пешекчеләр дә канәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Бәркәтә урта мәктәбе ашханәсендә