Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кәминкәдә су буена каз каурыйлары сипкәннәр

Авылларда каз өмәләренең гөрләгән чагы. Түбән Кәминкәдәге “Ак калфак” оешмасы бүлекчәсе хатын-кызлары да шундый өмә уздырдылар.

Унбишләп хатын-кыз иртән үк Хәлимә һәм Азат Гайнуллиннар йортына күмәк эшкә җыелды. Инеш буеннан юындырып алып кайткан егермеләп ап-ак казларны җырлый-җырлый, бик тиз йолкыдылар. Уңган-булган авыл хатыннары эш арасында уен-көлкегә дә урын тапты. Аннан соң, йолкып, эчләре алынган түшкәләрне көянтәләргә асып, Каенлы чишмәсе буена төшеп чайкадылар. Нәкъ җырдагы кебек, су буена каз каурыйлары да сиптеләр. Каз каурыйларын су юлына сипсәң киләсе елда да казлар уңачак дигән ышану, йола бар. Бөтен эшләр дә беткәч, каз йолкучылар каз тәпиләре салып пешерелгән бәлеш һәм каз шулпасы белән сыйландылар.

Гайнуллиннар һәр елны бу кошларны күпләп асрый, каз түшкәләренә хуҗалар да табылып тора. Быел алар 35 баш бәпкә алып үстергәннәр.

Зөлфия Мәссарова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X