Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кәминкә авылында 21 чишмәнең тарихын барлаганнар

Бу авылда 21 чишмә исәпләнә. Дөрес, хәзер аларның 6-7сеннән генә су алырга мөмкин. Калганнары тәрбия сорый.

Авылга суүткәргечләр сузганчы бу су чыганакларының барысыннан да файдаланганнар түбәнкәминкәлеләр. Авыл киленнәре, кызлары көянтә-чиләк белән ел әйләнәсе шуннан су ташыганнар.

Заманында чишмә юлын таптаган, бүген инде пенсия яшендәге Хәлимә Гайнуллина һәм Равилә Юнысовалар үз теләкләре белән бу чишмәләрне кабат барлаганнар. Авылның өлкән буын кешеләреннән, белгән кадәр, су чыганакларының тарихларын сөйләтеп, яздырып алганнар. Чишмә буйларын видеога һәм фотога да төшергәннәр. Бу авыл өчен зур хәзинә.

-Әлеге идея Равиләнеке. Аның бу тәкъдиме миңа да бик ошады, - ди Хәлимә апа. - Чишмәләр тарихын белүче авылдашлар белән очрашып, сөйләштек, кайберләрен чишмә буйларында төшердек.

Ике дистәдән артык чишмәнең бары берсе – Мингата чишмәсе генә ремонтланып, заманча итеп ясалган. Чишмәләргә битараф булмаган авыл халкы кайберләренең тирәсен чистартып, карап торалар. Аларның күбесенең исемнәре инде онытылса да, кайберләренең исемнәрен хәтерли әле олылар. Күкертле чишмәсенең суын, әйтик, әле дә кулланучылар бар, Фонтан чишмәсенә кер чәйкарга йөргәннәрен дә хәтерли әле авыл апалары. Лагерь чишмәсенең салкын суы ферма сыерларының сөтен суыту өчен файдаланылган, ягъни суыткыч ролен үтәгән. Боларның барысын да өлкән буын хатирәләреннән белеп була.

фото: Хәлимә Гайнуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X