Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Түбән Кармалка турында яңа китап дөнья күрде

    Түбән Кармалка авылы тарихына багышланган “Мы родом из Нижней Кармалки” дигән китапның икенче өлеше дөнья күрде.

    Әлеге хезмәт авторы Анатолий Чернышев әйтүенчә, 250 данәдә бастырылган 500 битле китапта авылның тарихы һәм бүгенге көне дә сүрәтләнгән. Якташыбыз бу хезмәтен авылының 280 еллыгына багышлаган.

    Реклама

    Сүз уңаеннан, Анатолий Петровичның Түбән Кармалка турында беренче китабы 2017 елда басылып чыга. 270 битле хезмәткә барлык материаллар да сыеп бетмәгән, шуңа да 82 яшьлек ветеран тынычланып калмый, мөмкинлек табып, эшен ахырына җиткерә, яңа китапны басмага әзерли.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: