Түбән Чегодайда бәрәңге алалар
Безнең районда

Түбән Чегодайда бәрәңге алалар

Түбән Чегодайдан Фәнил һәм Вера Дәүләтшиннар бәрәңгеләрен алып, базга салып та куйганнар. 

Уңышны күмәкләп җыйганнар: булышырга әби-бабайлар да килгән, кечкенә малайлар да йөгерә-йөгерә бәрәңге чүпләгән.

– 1 майда ук утырткан идек, өлгергән, кабыгы сыдырылмый, тик бәрәңгедән үренте чыга башлаган. Сабаклары корып бетмәгән булса да, алырга булдык, утыртканга 90 көн узды бит, - ди Вера.

Дәүләтшиннарның бакчалары зур түгел, яшелчә, җиләк-җимештән калган җиргә язын 7 чиләк орлык утыртканнар. Уңдырышлы, ял иткән урыннан 130 чиләк уңыш җыеп алганнар.

– Яхшы чыкты, вагы бик аз, - ди хуҗабикә. – Аерым сортлар чәчмибез, арасында иртә өлгерә торганнары да бар.

 

      

фотолар Дәүләтшиннар шәхси архивыннан

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев