Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Сыналыр чак җитте

Чыгарылыш класс укучыларының урак өсте якынлаша, бердәм дәүләт имтиханнарына санаулы көннәр генә калды. 26 май көнне чыгарылыш класс укучылары беренче чыныгу алачак. Бу көнне 3 укучы - географиядән, 19 кеше рус әдәбиятыннан белемнәрен сынаячак. 29 майда - рус теленнән, 5 июньдә математикадан барлык чыгарылыш класс укучылары да (179 егет һәм...

Чыгарылыш класс укучыларының урак өсте якынлаша, бердәм дәүләт имтиханнарына санаулы көннәр генә калды.

26 май көнне чыгарылыш класс укучылары беренче чыныгу алачак. Бу көнне 3 укучы - географиядән, 19 кеше рус әдәбиятыннан белемнәрен сынаячак. 29 майда - рус теленнән, 5 июньдә математикадан барлык чыгарылыш класс укучылары да (179 егет һәм кыз) мәҗбүри имтихан тапшырачак. 2 июньдә инглиз теленнән - 4, физикадан 63 укучы имтихан тотарга тиеш. 9 июнь көнне информатикадан - 12, биологиядән - 36, тарихтан - 20, татар теленнән 5 кеше сыналачак. 11 июньдә җәмгыять белеменнән 101 укучының, химиядән 18 кешенең белемнәре тикшереләчәк. Бөтен имтиханнар да лицейда үтәчәк.
Мәҗбүри фәннәрнең берәрсеннән минималь балл җыя алмаса, укучыга имтиханны кабат тапшырырга рөхсәт бирелә. Рус теле өчен - 18, математика өчен 19 июнь көннәренә билгеләнгән.
Сайлап алынган фәннәр икесе бер көнгә туры килүчеләр өчен резерв көннәр дә бар. Шундый өч кеше 16 июньдә - җәмгыять белеменнән, 17 июньдә химиядән 4 укучы имтихан тапшыра.
Барлык бердәм дәүләт имтиханнары да 10 сәгатьтә башлана. Математика, рус әдәбияты, информатика фәннәреннән имтихан 3 сәгать 55 минут дәвам итә. Рус теле, тарих, җәмгыять белеме өчен 3 сәгать 30 минут, биология, география, химия, чит телләр өчен 3 сәгать авкыт бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЕГЭ