Чирмешән укучыларын видеокамера күзәтәчәк
Ел саен диярлек бердәм дәүләт имтиханнарын уздыруга ниндидер үзгәрешләр кертелә. Быел имтиханнарның эчтәлегендә үзгәрешләр булмый, ә сынауны үткәрү тәртибендә яңалыклар бар.
Имтиханнар вакытында кагыйдә һәм хокук бозауларга юл куймау, аларны кисәтү өчен аудиторияләр видеокамералар белән тәэмин ителәчәк. Сынау барышы дискка язылачак, кирәк дип тапкан очракта, аны кабат карарга мөмкин була....