Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Спортчы чирмешәнлеләрне атналык планеркада бүләкләделәр

Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен, “Чирмешән” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы технологы Флера Сабит кызы Галимова муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

   Физик культура һәм спорт өлкәсендәге намуслы, нәтиҗәле хезмәте һәм районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен, район спорт эшләре бүлегенең шашка һәм шахмат буенча тренеры Шамил Яхья улы Сөнчәләевка муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

   Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерүгә керткән намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен, “Чирмешән” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең футбол буенча тренеры Рафаэль Әнәс улы Шәфигуллин Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының “Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт отличнигы” дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

   “Юбилейный” боз сараеның хоккей буенча тренеры Рамил Илдар улы Баһаветдинов, Иске Элмәле урта мәктәбенең физик культура укытучысы Марина Ивановна Колесникова, район спорт бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Ләйсән Зөфәр кызы Глүмовалар Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлешләре өчен, Бөтенроссия физкультурачылар көне уңаеннан, ТР спорт министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Михаил Фадеев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X