Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Сөлчә” җәмгыятендә печән җыялар, уракка да әзерләнәләр

Бу хуҗалыкта костер һәм люцерна чабалар. Спарцет та өлгергән.

-Инде дүрт көн кырга чапкыч белән чыгам, - ди тракторчы Алексей Уламасов. –Техникам күпне күргән, 1983 елгы ук. Алай да ватылып интектерми. Дөрес, әле генә пычакларын алмаштырдым, юл кырыендагы кемдер тышлап калдырган зур трос зыян салды.

Бүген Алексей чапкан үләннәрне Воля Кириллов әйләндерергә дә барачак, аннары Семен Васюткин төргәкләргә чорнарга керешә.

-Башка техникалар да эшкә әзер, - диде җәмгыять җитәкчесе Хәмзә Хамматов безнең дүшәмбе көнне булган сөйләшүдә дә. –Төяргә Владимир Никитинны билгеләдек, КамАЗларда Әсхәт Билалов һәм Николай Скворцовка нык тырышырга туры киләчәк. Елына күрә үләннәр ярыйсы үсте. Аннары икенче катка өметләнәбез, яңгырлар барыбер бер явар. Әле бит малларга да көненә 6-7 арба яшел азык кайтарасы.

“Сөлчә”дә былтыр күпьеллык үләннәрнең 100 гектарын яңартып чәчкәннәр, бу эшне быел да планга керткәннәр, шунсыз мул азыклы булам димә.

Хәмзә Ильяс улын да, билгеле, быелгы корылык бик борчый. Күпме хезмәт куелган бит уңышны формалаштыруга?! Алай да киләсе уракка да әзерләнәләр. Бөртеклеләр җыюга дүрт комбайн чыгачак, аларның берсен бүген генә алып кайттылар. Лизингка алынган “Полесье”да тәҗрибәле механизатор Алексей Симухин эшләячәк.

-Бик уңайлы техника, кондиционеры, хәтта магнитофоны да бар. Яңа, әмма бөтен җирен кабат карап, ныгытып куярга җыенам.

Уракка кадәр бөртек саклау өчен яңа склад өлгерәчәк. Бөртек киптерергә яңа КЗС монтажлап куйганнар. Яхшы хуҗа барын да алдан кайгырта. “Сөлчә”нең 250 гектар пар җирендә чүп үләннәре үсәргә ирек бирмиләр, алар эшкәртелгән. Камил Фатыйхов белән Якуб Талипов 120 тырманы тиешле таләпләргә туры китереп ремонтлап куйганнар, алар киләсе язгы чәчүгә әзер дә.

“Сөлчә”дә 730 тонна печән әзерләргә, 4086 тонна сенаж, 7000 тонна силос салырга бурыч куйганнар.

Сүз уңаеннан. Монда былтыргыдан калган 1 мең тонна печәннәре, 2 баз сенажлары быел бик ярап куячак. 700 баш мөгезле эре терлеккә ай-хай күп кирәк.

Быел райондагы күмәк хуҗалыкларда, фермерларда 4652 тонна печән, 26 мең тонна сенаж, 44 мең 662 тонна  силос әзерләү планланган.

Кызганыч, быел мал азыгы хәстәрләү өчен һава торышы җайсыз килде, дым җитмәүлектән, үләннәр участоклары бик сыек. Әмма булганын, сабакка калганчы, тизрәк җыясы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев