Шешминкада зират өсте яктырды
Безнең районда

Шешминкада зират өсте яктырды

Бу көннәрдә Шешминка авылында зират өстен тәртипкә китерәләр. Мондагы каберлекләрне өрәңге агачы баскан булган.

-Бу эшне көздән башлаган идек. Агачларны бензопычкы белән кисеп бетердек, хәзер аларны  җыештырабыз. Зират өсте нык ачылды, - ди авыл җирлеге башлыгы Марс Шәйхетдинов.

Сүз уңаеннан әйтик, бүген  Шешминка авылындагы 143 йортта 366 кеше гомер итә.

фото: архив


Нет комментариев