Шешминка, Андреевка авыллары халкы бу көннәрдә терлек азыгы хәстәрләү мәшәкатьләрендә.
Авыл җирлеге җитәкчелегеннән белешүебезчә, мондагы шәхси хуҗалыкларның кышкылыкка чама белән 150 тонналап печән запасы бар инде. Авылдашлар үләннәрне шәхси тракторлар белән болыннарда чабалар.

Хәзер Шешминка авыл җирлеге территориясендә 46 баш сыер асрала, Шешминкада - 23, Андреевкада – 23. Бу ике авылдагы шәхси абзарларда барлыгы 82 баш мөгезле эре терлек бар.

Автор фотолары
Нет комментариев