Шешминка авылында мунча янган
Безнең районда

Шешминка авылында мунча янган

8 март көнне кичке сәгать җидедә районның янгын сүндерү частена Шешминка авылында мунча януы хакында хәбәр керә.

Янгын сүндерүчеләр вакыйга булган урынга тиз арада барып утны сүндерсәләр дә, мунчаны саклап кала алмыйлар. Ул бүген яраксыз хәлдә. Әлегә тикшерү эшләре бара.

Районның янгын күзәтчелеге хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ут казасының сәбәбе - мичнең төзек булмавы дип фаразлана.

Янгын чыккан очракта, әлеге хәл турында кичекмәстән янгын сагына 01 яки 2-57-01 телефон номерына, кесә телефоныннан 101 номерын җыеп хәбәр итәргә кирәк.

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев