Сабан туе көннәрендә Чирмешән автоинспекторлары бер исерек шофер “эләктергәннәр”
Безнең районда

Сабан туе көннәрендә Чирмешән автоинспекторлары бер исерек шофер “эләктергәннәр”

6-7 июнь көннәрендә район үзәгендә һәм кайбер авылларда Сабан туйлары узды.

Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, бу көннәрдә район юлларында машина йөртүче бер исерек тоткарланган, матди зыян белән бер авария теркәлгән, анысы да трассада булган.

-Гомумән, район үзәгендә һәм авылларда Сабантуйлар тыныч узды. Автотранспорт күп булуына карамастан, юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәде, - ди районның ДАИ бүлекчәсе җитәкчесе Радик Сәйфетдинов.

 

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев