Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Петр Васильевичны Мәскәүдә дә беләләр

Лагерка авылының иң өлкән кешесе Петр Мишкин 15 октябрь көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу уңайдан аңа Россия Президенты Владимир Путин да котлау хаты җибәргән, хезмәт ветеранына Бөек Ватан сугышы елларында тылдагы тырыш хезмәте өчен олы рәхмәтләрен җиткергән, исәнлек теләгән. Петр Васильевичны юбилее белән котларга муниципаль район башлыгы Нурхамәт...

Лагерка авылының иң өлкән кешесе Петр Мишкин 15 октябрь көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бу уңайдан аңа Россия Президенты Владимир Путин да котлау хаты җибәргән, хезмәт ветеранына Бөек Ватан сугышы елларында тылдагы тырыш хезмәте өчен олы рәхмәтләрен җиткергән, исәнлек теләгән.

Петр Васильевичны юбилее белән котларга муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин да килде. Ул юбилярга җылы котлауларын җиткерде, чәчәкләр бәйләме һәм бүләкләр тапшырды.

Лагерка төп мәктәбе укучылары да ветеранга үзләренең котлауларын җиткерделәр.
П. Мишкинга документ буенча 90 яшь, ә ул инде 91 ел яшәгән. Петр Васильевич 1921нең 15 октябрендә - ачлык елны дөньяга килә. Бу бала барыбер яшәмәячәк, дип аны теркәмиләр дә, бары бер елдан соң гына, яңа туган бала итеп, 1922 елда тууын раслаучы таныклык бирәләр.

Петр Васильевичның әти-әниләре урта хәлле крестьяннар була, шуңа 1931 елда аларны өйләреннән куып, авылдан сөрәләр. Мишкиннар Магнитогорск шәһәрендә эшләп гомер итәләр. Шунда әтисе, туганнары үлгәч, Петр әнисе белән туган авылларына кайтып төпләнә, шунда көтү көтәләр.

Трахома авыруыннан соң малайның уң күзе начар күрә башлый, аңа икенче группа инвалидлык бирәләр, шул сәбәпле Бөек ватан сугышына да алмыйлар. Тылда эшләп, ул җиңүгә үз өлешен кертә. Сугыштан соң да төрле тармакларда хезмәт куя.

Быел Петр Васильевич белән Пелагия Павловнаның гаилә коруларына 65 ел булган. Бу пар 7 бала тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына бастырган, кызганыч, икесе якты дөньядан иртәрәк киткән. Хәзер аларның 13 оныклары, 16 оныкчыклары бар.
Бүген Мишкиннар төп нигездә икәү генә яшиләр. Хәер, аларда гел кунак, илнең төрле почмакларында яшәүче балалары, онык-оныкчыклары әти-әниләре, әби-бабайлары янына еш кайталар.

Кадрия Гамирова.
Лагерка авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан 90 яшьлек юбилей