Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Өч көн тавыш биреп булачак

Мәгълүм булганча, 2021 елның 19 сентябрендә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлаячакбыз.

-Сайлаучылар 17, 18 сентябрь көнне дә тавыш бирә алачак, - диде райондагы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. -Дәүләт Думасына сайлаулар буенча ике бюллетень бирелә, берсе – партия исемлеге буенча, икенчесе – бер мандатлыы сайлау округлары буенча.

Безнең район да керүче 28 нче Түбән Кама сайлау округы буенча 8 кандидат теркәлгән.

Сайлау көнендә каядыр читкә китүчеләргә шул урында сайлау мөмкинлеге дә бирелә.

Райондагы дүрт авыл җирлегендә (Ульяновка, Күтәмә, Яңа Кади, Югары Кәминкә) депутатларны өстәмә сайлаулар булачак. Аларда барысы 9 кандидат теркәлгән.

-Районда 34 сайлау участогының барысы да әзер, - диде Рамил Әхмәдуллин. -Ко-миссияләр составы тулы. Бүген территориаль сайлау комиссиясе членнарын укыту дәвам итә. Коронавирус таралу куркынычы белән бәйле, саклык чаралары да күрелә, безгә сайлаулар көнендә кирәгәчәк шәхси саклану средстволары кайтарылды, аларны участокларга җибәрә башлыйбыз.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев