“Мәрхәмәтлелек автобусы” Югары Кәминкәдә тукталган
Югары Кәминкәдә намаздан чыккан авыл бабайларын яшьләр, коймак пешереп, кайнар чәй ясап көтеп торганнар. Мәчет ишегалдында ук оештырылган "Мәрхәмәтлелек бизи кешене" дигән бәйрәмне мәдәният хезмәткәрләре әүвәл әнә шулай, табын көйләп башлаганнар.
-Аннан без шәфкатьлелек, изге эшләр турында сөйләштек. Концерт номерлары, бабайлар вәгазе дә шул хакта иде: ярдәмчел бул, өлкәннәрне хөрмәт...