Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Мордва Афонькәсендә Родионовлар табын артында җыелганнар

Мордва Афонькәсендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен үзенчәлекле итеп билгеләп үткәннәр. Әлеге чараның оештыручылары – мәдәният хезмәткәрләре.

Авылның иң яшь гаиләсе һәм озак еллар тату гомер иткән үрнәк гаилә бу көнне бер-берсенә кунакка барганнар. Тәҗрибәле гаилә үзләренең тату яшәү серләре белән дә уртаклашкан. Бәйрәм бит, җыр-биюгә дә урын булган, билгеле.

Авылның иң яшь гаиләсе – Антон һәм Алсу Семкичевлар әлеге чарага тугыз айлык уллары Артем белән килгәннәр. Ә Федор һәм Вера Родионовлар табын артында балалары, оныклары белән җыелышканнар.

Родионовларның сөйләр сүзләре, уртаклашыр тәҗрибәләре байтак, мәхәббәт белән яшәүләре күзләреннән күренә. Алар өч балага тормыш бүләк итәләр, озак еллар Федорның әнисен тәрбияләп соңгы юлга озаталар, ерак туганнарын да үз гаиләләрендә сыендыралар. Хәзер инде үзләре пенсионерлар. Йорт тирәсендә, бакчаларында тәртип һәм чисталык. Вера Родионова әле дә җәмәгать эшләреннән читтә калмый, “Умарина” ансамбле белән чыгыш ясарга да вакыт таба. Кыскасы, әле дә актив тормыш алып баралар.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык – нәкъ алар бәйрәме кебек.

pixabay.com фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев