Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Мордва Афонькәсе кырында комбайнга капкан утны тиз сүндергәннәр

Узган атнада Мордва Афонькәсе авылы янындагы иген басуында эшләгән “Енисей” комбайнына ут капкан.

Районның янгын күзәтчелеге хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, вакыйга урынына Чирмешәннән янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәрләре утны үзләре сүндереп өлгергәннәр. Шулай да комбайнның  суктыру барабаны өлешенә зыян килгән. Аккумуляторлар батареясы да эрегән.

 -Комбайнчы утны вакытында күреп алган һәм аптырап калмаган: янгын ут сүндергечләр (огнетушительләр) ярдәмендә сүндерелә. Техникада әлеге җиһазлар булган. Бу вакытта кырда  су тутырылган мичкә таккан трактор да әзер торган, - диде янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Фәнил Гыйзәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев