Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әмирдә яшәүче Сафиннар бәрәңге һәм чөгендер уңышыннан канәгать

Быел күпчелек бәрәңге уңышының азлыгыннан зарлана, Әмирдә яшәүче Сафиннарда исә ул эп-эре булып үскән, 8 сутый чамасы участоктан 250(!) чиләк уңыш җыйганнар.

Алар бәрәңге белән чөгендерне чиратлаштырып чәчәләр, тиресне күп кертәләр.

Чөгендерләре быел да самавыр хәтле аларның. Әлеге культура арт бакчаларында 5 сутый чамасы мәйдан били.

-Ешрак чәчелсә дә, чөгендер эре булды, бер КамАЗ әрҗәсе кадәр бардыр. Базлар өчәү бездә, барысы да тулып килә, - ди Исмәгыйль Сафин.

 

-Үзебезнең орлыкларны бүрттерәбез, ничек тә иртә, дымлы туфракка чәчәргә тырышабыз. Быел җәй, артык күп булмаса да, бездә берничә тапкыр яңгыр яуды. Чөгендер җирен көздән сөреп, язын мотоблок белән эшкәртәм.

 

-Чүбен генә дә дүрт тапкыр утадык, - ди Гөлсинә Сафина. -Чөгендер чиста туфракта тиз үсә.

Сафиннар гомер-гомергә эре малны күп асрыйлар. Бүген бер сыерлары, бер таналары һәм үгезләре бар. Маллалар гибрид чөгендерне яратып ашыйлар, кайсына көненә икешәр тапкыр да бирәләр. Каты булмагач, чөгендерне пычак белән генә турыйлар. Запаслары февраль аена кадәр җитә.

фото: Марат Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев