Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әмир авылында чишмә төзекләндерәләр

Мөгаен, авылга кайткан һәр кеше “Алачык” чишмәсенең суын эчмичә китмидер.

Күп еллар элек нефтьчеләр көче белән төзекләндерелгән чишмә территориясен авыл халкы гел тәртиптә тотарга тырышты, өмәләр үткәреп,тирә-юньне җыештыргалады. Ләкин, еллар үткән саен, буяуларның төсе тоныклана, баскычлары искерә.

Чишмәнең мондый хәлгә килүе авыл халкын битараф калдырмаган.

-Авылдашлар белән киңәштек тә, биредә ремонт үткәрергә ниятләдек, - ди әлеге эшне башлап йөрүче Әнәс Талипов. – Сәбәп тә бар -  “Авыл көне”нә әзерләнәбез. Бу хакта ватсаптагы авылдашлар төркеменә дә яздык.

Биредә эшне зур өмәдән башлыйлар, авыл халкы чишмә территориясен җыештыра, чүп үләннәреннән арындыра.

Яхшы эштә катнашырга теләүчеләр бик күп булып чыккан, билгеле бер счетта акча да тиз туплана, авыл халкы гына түгел, читтә торучы авылдашлар да күчерә. Халыктан җыелган средстволарның бер өлешенә буяулар алып кайталар һәм әмирлеләр, кабат өмәгә җыелышып, чишмәнең төсләрен яңарталар.  

Чишмәгә алып баручы баскычларны төзекләндерү өчен, эшчеләр яллаганнар. Алар биредә бу атнада эшне төгәлләргә дә тиешләр.

-Форсаттан файдаланып, әлеге изге эштә катнашкан һәр кешегә рәхмәтебезне җиткерәбез, - ди Әнәс Рөстәм улы.

Сүз уңаеннан. -Быел Әмирдә халыктан җыелган үзсалым акчасына “Тансык” чишмәсен дә ремонтларга планлаштырабыз, - диде Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттахов.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев