Безнең районда

Малайларга кызлар да кирәк

Лашман авыл җирлегендә январь аенда туган балаларның барысы да ир затыннан. Дүрт малайның өчесе - Лашманнан, берсе - Әмир авылыннан. Лашманнан Наилә һәм Шамил Дәүләтшиннар гаиләдәге өченче балаларына Ислам дип исем кушканнар, Гөлназ һәм Фәрит Төхвәтуллиннарның Ранис исемле уллары шулай ук өченче бала, ә менә Раилә һәм Марат Асылгәрәевлар уллары...

Лашман авыл җирлегендә январь аенда туган балаларның барысы да ир затыннан. Дүрт малайның өчесе - Лашманнан, берсе - Әмир авылыннан.


Лашманнан Наилә һәм Шамил Дәүләтшиннар гаиләдәге өченче балаларына Ислам дип исем кушканнар, Гөлназ һәм Фәрит Төхвәтуллиннарның Ранис исемле уллары шулай ук өченче бала, ә менә Раилә һәм Марат Асылгәрәевлар уллары Солтанны дүртенчегә алып кайтканнар. Әмирдән Ләйсән белән Айрат Яруллиннарның Айназ исемле уллары - гаиләдә беренче бала.

Узган, 2012нче елда исә лашман авыл җирлегендә ун бала туган: алтысы - малай, дүртесе - кыз.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


undefined демография

Нет комментариев