Лашман мәктәбендә капиталь ремонт эшләре бара
Безнең районда

Лашман мәктәбендә капиталь ремонт эшләре бара

Лашман урта мәктәбенең бер өлешен яңа уку елына кадәр яңартмакчылар. Биредә капиталь ремонт башланган.

-Бердәм дәүләт имтиханнары тәмамлану белән, төзүчеләр эшкә кереште. Бүген мәктәпнең башлангыч һәм коррекция сыйныфлары укый торган өлешендә демонтаж-сүтү эшләре бара, - диде мәктәп директоры Илфат Шәйдуллин. – Капиталь ремонтка 26 миллион 600 мең сум акча бүленгән.

Мәктәпнең ишек-тәрәзәләре алмаштырыла, идән, түшәм, стеналар шомара. Электр, су, җылы үткәргечләр, канализация челтәре яңартыла. Бинаның түбәсе дә төсле калай белән ябылачак.

 

Илфат Шәйдуллин фотолары


Нет комментариев