Лашманда зират йортын яңартканнар
Безнең районда

Лашманда зират йортын яңартканнар

Лашман авылында зиратта кирәк-яраклар өчен ясалган өйчекне ремонтлаганнар.

Авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов әйтүенчә, бу эш халык акчасына башкарылган.

-150 мең сумга якын акча җыелды, - ди Рәвхать Габбас улы. – Әлеге акчага төзелеш материаллары алынды. Блоклардан ясалган өйне авыл егетләре тышлады, түбәсен алмаштырдылар, яңа пластик тәрәзә куйдылар, отмосткалар ясадылар, бу эшләрне бушлай башкардылар. Рәхмәт аларга. Калган акчага зиратның капкасын да яңартырга ниятлиләр.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев