Лашманда борынгы ук очлары табылган
Безнең районда эзләнүләр алып баручы тарихчы Альберт Борһановның тәүге табылдыклары да бар. Лашман авылында аңа борынгы чорларга караган ук очлары, балта, эш кораллары бирәләр. Аларны бер якташыбыз абзар сүткәндә табып ала.
Галим безнең районга комплекслы өйрәнүләр максаты белән килгән. Ул эшчәнлеген берничә юнәлештә алып барачак. Тарихчы археологик истәлекләрне, зиратларыбызда кабер...