Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лашманда бал-маскарадта төп ике приз уйнатылачак

Бәйрәмнәр якынлашканда мәдәният хезмәткәрләренең мәшәкатьләре нык арта. Бу көннәрдә бигрәк тә. Алар аны кызыклы һәм истә калырлык итеп уздырырга тырышалар. Авылларда Яңа ел бәйрәме ничек узар, нәрсәләр планлаштырыла? Моны белеп тору зыян итмәс. 31 декабрь кичендә Туймәт авылы мәдәният йортында кызу булыр дип көтелә. Биредә 2018 ел символы - эт...

Бәйрәмнәр якынлашканда мәдәният хезмәткәрләренең мәшәкатьләре нык арта. Бу көннәрдә бигрәк тә. Алар аны кызыклы һәм истә калырлык итеп уздырырга тырышалар. Авылларда Яңа ел бәйрәме ничек узар, нәрсәләр планлаштырыла? Моны белеп тору зыян итмәс.

31 декабрь кичендә Туймәт авылы мәдәният йортында кызу булыр дип көтелә. Биредә 2018 ел символы - эт һәм башка җәнлекләр Кыш бабайның киез итекләрен эзләячәк. Яңа ел тамашасына матрешкалар килүе дә көтелә. Яңа ел каникулларында, икенче гыйнвардан унына кадәр, балалар өчен төрледән-төрле чаралар уздырылачак.

Түбән Кәминкәдә бәйрәм чаралары 30 декабрьдә үк башлана, бу кичтә Яңа ел лотерея билетлары уйнатылачак. Сатылган 290 билетның барысы да отышлы. 31 декабрьдә авыл халкын һәм кайткан кунакларны бал-маскарадка чакыралар, театральләштерелгән бик кызык тамаша әзерләнә. Һәм тагын, бу көнне "Яңа елга йорт тирәсен иң матур бизәүче" конкурсына йомгак ясалачак, җиңүчеләрне бүләкләр көтә. 2018 елның беренче көнендә Кыш бабай һәм Кар кызы балалы йортларга кереп бәйрәм белән котлап йөриячәк.

30-31 декабрь көннәрендә Кыш бабай һәм Кар кызы лашманлыларны урамда ук котлап бүләкләр таратачак. 31 декабрь кичендә авыл мәдәният йортында бал-маскарад була. Шунда ук лотерея билетлары да уйнатылачак. Төп приз ике була, иң бәхетлеләр үтеп баручы елның символы - әтәч отачак. 2 гыйнвар көнне Кыш бабайда балалар кунак булачак.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Лашманда балмаскарад төп ике приз уйнатылачак