Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лашман картлары яңгыр теләде

Адәм баласына ярап булмый диләрме әле: берни үсә алмый дип, әүвәл июнь башындагы салкынча көннәрдән зарлансак, инде берәр атналап кына көйдергән кызулар да бераз интектерә башлады.

Анысы да кирәк иде, тик кырларда игеннәр, бакчаларда җиләк-җимеш, яшелчә  су сорый. Лашман авылында әнә күпне күргән  әбиләр, бабайлар Ходайдан яңгыр сорап, “Дегет елгасы чишмәсе” буенда намаз укыганнар.

Яңгыр теләү йоласына 40лап әби, бабай җыелган. Яңгыр сорап, алар авыл имамы Гариф хәзрәт Гатин белән намаз укыдылар. Яшьрәкләр чишмә буенда табын да корганнар. Моның өчен Гаилә Җиһаншина, Зөлхиҗә Шәйхетдинова, Зөлфирә Фәттахова нык тырышканнар.

-И, хәзер яңгыр бик кирәк. Яздан чәчкән игеннәр матур чыкты, аларның ныгый торган вакыты, бәрәңгеләр дә яралу алдында. Ходайдан яңгыр сорадык, - ди 40 ел агроном булып эшләгән 82 яшьлек Тәлгать абый Исхаков.

Рифкать Нуретдинов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев