Лашман авылы мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле балалар өчен табын көйләп, аларны бүләкләр белән сөендерделәр. Күчтәнәчләрне мәчет картлары да җибәргән.
Рәхәтләнеп уйнадылар бу чарада сабыйлар. Мастер-класста катнаштылар, тәм-томнардан авыз иттеләр. Район инвалидлар оешмасы авыл мәктәбенең коррекцион сыйныфларында белем алучы укучыларына ике төрле өстәл уены бүләк итте.

-Аларга һәм мәчет картлары исеменнән бүләкләр тараткан Камил абый Сруртдиновка, табын чыгымнарын күтәргән эшмәкәр Таһир Минһаҗевларга бик зур рәхмәт, - ди чараны оештыручы, мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәл Шакирова.
фото: Галия Динмухаметова
Нет комментариев