Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лагерка авылында сугышта катнашучылар истәлегенә мемориал ачылган

Лагерка авылында Бөек Ватан сугышыннан соң якты дөньядан киткән якташлары – фронтовиклар истәлегенә мемориал ачылган.

Тантанада авылдашлар, мәктәп укучылары һәм читтән кайткан кунаклар да катнашкан.

-Авыл мәдәният йорты янәшәсендә сугышта һәлак булган якташлар истәлегенә куелган һәйкәлне узган елны яңарткан идек, - ди Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин. – Түбән Кама шәһәрендә яшәүче якташыбыз, эшмәкәр Николай Афанасьев шул вакытта сугыштан соң арабыздан киткән ветераннар истәлеген дә мәңгеләштерергә кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты.

Кечкенә генә Лагерка авылы сугыш чорында яу кырына үзенең 182 улын озата, шуларның 71нә туган авылына әйләнеп кайтырга насыйп була. Аларның кайберәүләре авылда гомер итә, кемдер читкә чыгып китә.  Ләкин бүген инде исәннәре калмаган. Лагерка авылының Ветераннар советы рәисе Зоя Ларионова һәм китапханәче Ирина Фролова исемлекне барлаганнар. Хәзер инде сугышта катнашкан авылдашларының исем-фамилияләре кара мәрмәр плитәгә язылган.

Әлеге мемориалны ясау һәм урнаштыру чыгымнарын тулысынча Афанасьевлар гаиләсе күтәргән.

-Форсаттан файдаланып, бөтен авылдашлар исеменнән Николай Прокопьевичка әлеге изге эше өчен рәхмәтебезне җиткерәбез, - диде авыл җирлеге башлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев