Бер китапта  295 еллык авыл  тарихы
Безнең районда

Бер китапта 295 еллык авыл тарихы

Әлеге хезмәтне шушы авылда гомер итүче Зоя Ларионова туплап бастырткан.

-Материалларны 30 елга якын җыйдым, соңгы биш елда ныгытып эшләдем, - ди Зоя Ивановна. – Басмада авылның барлыкка килгәннән алып, ягъни 1730 елдан, үткәне тасвирланган. Аны бастыруда төп ярдәмне эшкуарлар – читтә яшәүче авылдашларыбыз Николай Прокопьевич һәм Галина Федотовна Афанасьевлар. Рәхмәт аларга.

Дистәләгән төсле фотолар да урын алган китап 100 данәдә бастырылган. 2 майда Лагерка авылы мәдәният йортында аны тәкъдим итү тантанасы була.

 

 

Илсөяр Гайнетдинова фотолары

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев