Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кызыл Чишмәдә дә мәчет бар

Бүгенге көндә районыбызда 21 мәчет эшләп тора. Дин йортының 22нчесе узган атнада Кызыл Чишмә авылында ачылды. Нибары 33 кеше яшәүче, 12 йортлы Кызыл Чишмә авылына нигә кирәк инде ул мәчет, дияр кайберәүләр. Поселокта ике бабай, алты яшь ир-егет бар. Теләк булганда, алар бер йортка җыелып та намаз укый алалар югыйсә....

Бүгенге көндә районыбызда 21 мәчет эшләп тора. Дин йортының 22нчесе узган атнада Кызыл Чишмә авылында ачылды.


Нибары 33 кеше яшәүче, 12 йортлы Кызыл Чишмә авылына нигә кирәк инде ул мәчет, дияр кайберәүләр.

Поселокта ике бабай, алты яшь ир-егет бар. Теләк булганда, алар бер йортка җыелып та намаз укый алалар югыйсә. Баштарак үзем дә шулай уйлаган идем, ләкин мәчет ачу тантанасыннан соң уй-фикерләрем тамырдан үзгәрде. Туган авылларында мәчет - Аллаһ йорты төзү кызылчишмәлеләр өчен бик зур символик мәгънәгә ия икән.

"1926нчы елда нигез салынган Кызыл Чишмәдә беркайчан да мәчет булмаган, - ди дин йортын салуда әйдәп йөручеләрнең берсе Әкъдәс Сәйфуллин. - Ниһаять, авылыбыз өстендә азан тавышы яңгырар. Без күбебез читтә яшибез. Җәй айларында монда кайтып якыннарыбыз каберләрен зиярәт кылабыз, чишмәбезнең шифалы суын эчәбез, ә хәзер, Аллага шөкер, мәрхүм әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз рухына дога кылыр урын - мәчетебез дә булды".

Мәчет урыны да бик мәгънәле сайланган - ул авылның беренче рәсми булмаган имамы - Мөхәммәт мулла өенең нигезенә салынган. Совет чорында мәчет турында хыялланырга да курыккан мулланың оныгы - хәзер Казанда яшәүче Илгиз Энмас улы Мөхәммәтов мәчет бурасын башкаладан ук кайтарткан.

Нәбиулла Сәйфуллин, аның читтә яшәүче балалары, Әсхәт Гайниев, Әнәс Гыйниятов, Фәрит Низамов, Рәкыйбә Сафина, Тәнзилә Минһаҗева һәм тагын башка авылдашлары, мәктәп укучылары гына булуга карамастан, Рамил Гайниев һәм Илдус Каюмовлар - мәчет төзелешенә, аны җиһазлауга, тирә-ягын төзекләндерүгә барысы да үзеннән өлеш керткән. Шулай булмаса, бинаны бер ел эчендә сафка бастыра алмаслар иде.

Әйе, бик тә бердәм кызылчишмәлеләр. 12 йортлы авылга мәчет ачу тантанасына читтән 200ләп авылдашлары кайткан. Гаиләләре - әби-бабайлары, бала-чагалары белән үк килгәннәр. Дөресен әйткәндә, күбесенең кереп кунар урыны да юк бит инде, нигезләре үк таркалган. Ләкин, күңелең киң булсын диләр бит, туган авыл барысын да сыендыра...

Кызылчишмәлеләрне мәчет ачу тантанасында муниципаль район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов һәм районның имам - мөхтәсибе Минсәгыйр Миншин да тәбрикләделәр. Кунакларның да теләкләре изге - җыйнак, бәләкәй генә Кызыл Чишмә мәчетенең ишекләре һичкайчан ябылмасын, әби-бабайларыбыздан сакланып килгән дини гореф - гадәтләргә тугры калып, тынычлыкта, иминлектә яшәсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Дин йорты